Календарьда 2016 елның 8 сентябре. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 900 нче бала тууы теркәлде. Евгения белән Олесь үзләренең кызларын грек исеме белән – Апполинария дип атады. Тәрҗемәдә ул «Аполлон Алланыкы» дигәнне аңлата. Сабыйга ихлас күңелебездән ныклы сәламәтлек, ә гаиләгә тынычлык, бәхет һәм мәхәббәт телибез.