Азнакай музейның яңартылган бинасында, тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру булып узды. Безнең районның 15 яшь Россия Федерациясе гражданнарына Татарстан Республиканың премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г. Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Р.Ш. Хайров, Азнакай муниципаль район башлыгы М.З. Шәйдуллин тормыштагы иң төп документы тапшырдылар.