ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

      2016 елның 5 сентябрендә Түбән Кама ГХАТ идарәсе залында «Гаилә тәрбиясе әлифбасы»ның беренче дәресе үтте. ГХАТ идарәсенә  3, 6, 10, 31 номерлы мәктәп укучылары чакырылды.

Бәхет, аны көтеп, чын күңелдән теләп алган гаиләләргә килә. Ә сабый туган гаиләдә бәхет күп тапкырларга артып килә.

ГХАТ бүлегендә эшләүчеләргә икеләтә сөенеч: әле күптән түгел генә яңа гаилә тууга шахит булдык, ә бүген яшь парларыбыз зур бәхет “әти-әни” булу сөнече белән кабат безгә киләләр.

22-28 августта 19 баланың  атасын яздыру һәм 22 үлү турында таныклар рәсмиләштерелде.


4
сентябрь, 2016 ел
якшәмбе

   2016 елның 4 сентябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә Кәләшләр көне узды. Бәйрәмдә 20 кәләш  катнашты. Оештыручысы - “LOVE” туй журналы.

Һәркемнең дә гомер юлы кешенең эш-гамәлләреннән, балаларының, хезмәттәшләренең һәм авылдашларының кадер-хөрмәтеннән чыгып бәяләнәдер ул.

Балык Бистәсе районы Корноухово авылында яшәүче Таисия һәм Александр Владимировлар да үзләренең эш-гамәлләре, тату узган гомер юллары белән күпләр өчен үрнәк булырлык гаиләләрнең берсе. Шушы көннәрдә алтын туйларын бәйрәм иткән Владимировлар гаиләсендә безгә дә булырга туры килде.


3
сентябрь, 2016 ел
шимбә

Азнакай муниципаль районы башкарма комитетның юридик бүлеге башлыгы Габитова Зәйтүнә үз кызын кияүгә бирде. Яшь Хакимовлар гаиләсен ЗАГС бүлеге һәм Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гыйләҗев Дамир Рашат улы котладылар.

Роман һәм Инна “Сухая река” мотоҗәмгыятенең дуслары каршында никахларын теркәделәр.

Монда төрле конкурслар, күргәзмәләр, эстафеталар, иске лампочкалардан эшләнгән үрнәкләр, энергияне саклауга багышланган балалар рәсемнәрен демонстрацияләү һ.б.лар булачак.


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

Батталова Миләүшә Ильнур кызы  2016 елның 1 нче сентябре көнне икеләтә бәйрәм кичерә. Белем бәйрәменә багышланган линейкада аңа Минәлә районы хакимияте балыгы Салахов Айдар Фәслах улы һәм Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Газизянов Рөстәм Шакирҗан улы тарафыннан Россия гражданы паспорты тапшырылды.

      2016 елның 2 нче сентябрь көнендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 30 ел бергә гомер иткән Мининлар Ольга Геннадий кызын белән Евгений Петр улы хөрмәтләү тантанасы үтте. Юбилярларга шушы көннең якты истәлеге итеп почетлы акт һәм бүләк тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International