Яңа уку елы башлану уңаеннан илебезнең барлык мәктәпләрендә дә тантаналы линейкалар узды. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге начальнигы Илвира Сәгъдиева бу көнне шәһәребезнең 12 нче мәктәбендә үткәрелгән бәйрәмдә катнашты. Укучыларны һәм укытучыларны, әти-әниләрне ул ихлас күңелдән бәйрәм белән котлады, яңа уку елында уңышлар һәм ныклы белем теләде.
Гадәттәгечә, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М.Григорьева 2 гимназия укучыларын, укытучылар коллективын бәйрәм белән котлады.
1 нче сентябрь- яңа уку елы башланган көн, белем бәйрәме. Бу көнне барлык мәктәпләрдә дә тантаналы линейкалар үтә. Минзәлә районы Тауасты Байлар авыл мәктәбендә ГХАТ бүлеге мөдире Анна Куприянова катнашты. Ул район җитәкчелеге исеменнән кайнар котлау сүзләрен җиткерде. Барлык укучыларга, укытучыларга һәм әти-әниләргә уңышлар теләде.
Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 362 сабый теркәлде: 181 малай һәм 181 кыз. Иң кечкенә бала 1200, ә иң зуры – 4500 грамм. Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 41 яшь.
1 сентябрь Югары Ослан муниципаль районы Печище авыл җирлегендә Рябцовлар гаиләсе Семен улы Анатолий һәм Сергей кызы Раиса 55 ел бергә матур, тигез гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
Баулы ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мөрсәлимова Баулы шәһәренең 6 –нчы мәктәп укучыларын, укытучыларын, әти-әниләрен Белем көне белән котлады. Быел үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк мәктәптә беренче звонок 502 бала өчен шылтырады, шуларның 78 – беренче класс укучылары.
Ихлас күңелдән бөтен укучыларга уңышлы яңа уку елы телибез!
1 сентябрь – Белем көне Теләче урта гомумбелем мәктәбендә тантаналы линейка белән башланып китте. Бәйрәмгә укучылар, укытучылар, әти-әниләр, бик күп кунаклар килгән иде.
2016 елның 1 сентябрь көнендә Түбән кама районы мәктәпләрендә беренче кыңгырау чыңлады.
2016 елның 1 сентябрь көнендә ГХАТ идарәсендә тормыш юлын кулга-кул тотынышып үткән Федор һәм Лидия Сорокиннарның бриллиант юбилелары тантанасы үтте.
Туй көне иң бәхетле көннәрнең берсе. Авылда яшәүче парлар бу көнне зурлап, завыклы залларда билгеләп үткәрергә тырышалар. Шуңа карамастан Сарман районы Иске Кәшер авылында яшәүче яшьләр Гаффаров Фирзәр һәм Васикова Ләйсән язмышларын үз авылында бәйләргә булдылар.