Бөгелмә шәһәренең 12 нче мәктәбендә Белем бәйрәме

2016 елның 2 сентябре, җомга

Яңа уку елы башлану уңаеннан илебезнең барлык мәктәпләрендә дә тантаналы линейкалар узды. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге начальнигы Илвира Сәгъдиева бу көнне шәһәребезнең 12 нче мәктәбендә үткәрелгән бәйрәмдә катнашты. Укучыларны һәм укытучыларны, әти-әниләрне ул ихлас күңелдән бәйрәм белән котлады, яңа уку елында уңышлар һәм ныклы белем теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International