1 сентябрь - Белем көне

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

1 сентябрь – Белем көне Теләче урта гомумбелем мәктәбендә тантаналы линейка белән башланып китте. Бәйрәмгә укучылар, укытучылар, әти-әниләр, бик күп кунаклар килгән иде. Укучыларны һәм укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Теләче авыл советы җитәкчесе, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе, район “ДОСААФ” оешмасы җитәкчесе һәм мәктәп директоры Раиль Расифович Назипов котлады. Бәйрәм ачык дәресләр белән дәвам итте. Хәерле юл сезгә, кадерле балалар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International