30 август көнне Ютазы районынында матур итеп бизәлгән бишекләренә утырып нәни ютазылылар парадта үттеләр. Районның киләчәге булган бу кечкенә гражданнарны халык һәм килгән кунаклар көчле алкышлар белән күмделәр. Шуңадыр балаларның йөзендә елмаю һәм горурлык хисе хөкем сөрде.
Кызларның ак туй күлмәгенә киенеп йөрүләре шәһәрдә традициягә әверелә. Менә инде икенче ел рәттән кәләшләр Менделеевсклыларны күтәренке кәеф һәм креатив идеяләр белән куандыралар. Бу юлы парадта утыз искиткеч матур кәләшләр катнашты.
Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан Нурлатта бик күп күңелле чаралар үткәрелде. Шәхәр кунаклары һәм нурлатлылар үзәк мәйданында җыелдылар. Бәйрәмнең тантаналы өлешен район башлыгы Равил Кузюров ачып, нурлатлыларны, районыбыз кунакларын Республика көне белән котлады һәм Рөстәм Миннехановның бәйрәм уңаеннан котлавын җиткерде.
Традиция буенча Республика көнен нурлатлылар үзәк мәйданында бәйрәм иттеләр. Биредәге күңелле музыка, сәүдә рәтләре, балалар шәһәрчегендә уеннар, спорт –күңел ачу чаралары гөрләде һәм халыкны үзенә тартты. Бәйрәмнең тантаналы өлешен район башлыгы Равил Кузюров ачып, нурлатлыларны, районыбыз кунакларын Республика көне белән котлады һәм Рөстәм Миннехановның бәйрәм уңаеннан котлавын җиткерде.
Яшел Үзән муниципаль районы Васильево шәһәр тибында, бистәдә көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәм кысаларында "сапфир" юбилейларны хөрмәтләделәр. 45 ел бергә кулга-кул тотынышып тормыш юлын Хөсниев Илдус Әкрам улы һәм Ясмиәя Хәбибрахман кызы атлап баралар. Бик күп мәхәббәт, сабырлык, аңлау, кайгырту хисләрен алар бер-берсенә җиткергәннәр.
Республика көне уңаеннан Нурлат муниципаль районында тантаналы рәвештә 14 яшь тутырган үсмерләргә паспортлар тапшырдылар. Бу көн - яшьүсмеләрнең тормышында дулкынландыргыч һәм бик мөһим вакыйга. Паспорт алу – ул кеше тормышында мөстәкыйльлек, үз-үзең өчен җаваплылык, зур тормышка аяк басу.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренең тырышлыгы белән Язылышу сараеның мәйданында матур чәчәк бәйләменнән торган пар аккошлар һәм очкан күбәләкләр клумбалары барлыкка килде.
Пелагея Павловнага 90 яшьлек юбилее белән котлап бәйрәм оештырылган иде, ул анын өчен көтелмәгән бүләк булды. Юбилее белән аны район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, авыл җирлеге башлыгы, гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибе Мидхәт Кәримов, элекеге хезмәттәшләре һәм үзешчән артистлар котладылар. Бу бәйрәм анын күнгеле күтәрде, артистларга кушылып җырлады.
ЗАГС бүлеге Мостафиннар гаиләсенә озын бәхетле тормыш һәм сау-сәламәт балалар тели.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда никахлашуга гариза биргән парлар белән атна саен әңгәмәләр үткәрелә.