Кызларның ак туй күлмәгенә киенеп йөрүләре шәһәрдә традициягә әверелә. Менә инде икенче ел рәттән кәләшләр Менделеевсклыларны күтәренке кәеф һәм креатив идеяләр белән куандыралар. Бу юлы парадта утыз искиткеч матур кәләшләр катнашты. Юлны алар фонтан янындагы мәйданыннан башлап, сәгать куелган кольцевая чишелешенә кадәр, аннан Менделеев мәйданына юнәлделәр, рәсми чара шунда узды. Барлык кәләшләрне шәһәр көне белән котладылар ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фаина Козырева һәм оештыручылар Лилия Гильфанова, Айрат hәм Ландыш Салахутдиновлар. Кызлар сертификатлар hәм фотосессия уйнатуда катнаштылар. Кәләшләр өчен шулай ук лимузинда һәм байкта шәһәр урамнары буйлап шуу көйләнде. Истәлекле кичәдә парадта катнашучы Лиана Макарова туган көнен билгеләп үтте.
Кияүләр белән бергә кәләшләр туй вальсында әйләнделәр, флешмобта катнаштылар. Барлык катнашучылар өчен мәхәббәт һәм чисталык йөзеннән күккә кызыл шарлар һәм ак күгәрченнәр җибәрүе булды.