2016 елда кавышкан районның туксанынчы пары

2016 елның 31 августы, чәршәмбе
2016 елда Мөслим районында тагын бер пар артты. Илшат һәм Венера – алтын балдаклар алышып, тормышларын бергә корырга карар кылган 2016 ел башыннан туксанынчы яшь парларыбыз. Район ЗАГС бүлеге белгече Шакирова Диләрә аларны иң кадерле һәм истәлекле көннәре белән котлады, Район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән аларны ир һәм хатын дип игълан итте. 

ЗАГС бүлеге Мостафиннар  гаиләсенә озын бәхетле тормыш һәм сау-сәламәт балалар тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International