Традиция буенча Республика көнен нурлатлылар үзәк мәйданында бәйрәм иттеләр. Биредәге күңелле музыка, сәүдә рәтләре, балалар шәһәрчегендә уеннар, спорт –күңел ачу чаралары гөрләде һәм халыкны үзенә тартты. Бәйрәмнең тантаналы өлешен район башлыгы Равил Кузюров ачып, нурлатлыларны, районыбыз кунакларын Республика көне белән котлады һәм Рөстәм Миннехановның бәйрәм уңаеннан котлавын җиткерде. Чара бик күп котлаулар белән дәвам итте. Бала туу - ул һәрвакыт бәхет, ә игезәкләр туу – икеләтә бәхет. Равил Кузюров игезәк балалары туган Тафеевлар гаиләсенә аерым бүләкләр ясады һәм, әлбәттә, үзенең теләкләрен җиткерде.