Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренең тырышлыгы белән Язылышу сараеның мәйданында матур чәчәк бәйләменнән торган пар аккошлар һәм очкан күбәләкләр клумбалары барлыкка килде.
Килгән кунаклар гына түгел, узып барган кешеләр өчен дә чәчәкләр арасында фото- сүрәткә төшү бер рәхәт.
Шәһәр көнендә ГХАТ җитәкчесе Фәния Салихҗан кызы Әхмәтшина Мамадыш районы Башлыгы Анатолий Иванов кулыннан номинациядә Шәһәрне төзекләндерү буенча уздырылган конкурста кече бюджет оешмалары арасында 1 нче урын өчен бирелгән Рәхмәт хаты һәм акчалалата премия алды.