Яшел Үзән муниципаль районы Васильево шәһәр тибында, бистәдә көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәм кысаларында "сапфир" юбилейларны хөрмәтләделәр. 45 ел бергә кулга-кул тотынышып тормыш юлын Хөсниев Илдус Әкрам улы һәм Ясмиәя Хәбибрахман кызы атлап баралар. Бик күп мәхәббәт, сабырлык, аңлау, кайгырту хисләрен алар бер-берсенә җиткергәннәр.
Васильево бистәсе башлыгы Антонов Олег Александр улы Хөсниевлар гаиләсен 45 ел бергә торулары белән котлады, аларга истәлекле бүләк тапшырды һәм ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм яңа юбилейлар теләп калды.