2016 елның 31 августында Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 107 Чаллы гаиләсе алды.
Җәйнең соңгы көнендә Баулыда 100-нче гаилә туды. Рәдиф белән Гөлнара Сөләймәновларны гаилә корган көннәре белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
Баулы ГХАТ бүлегенә август аенда 26 яңа никах теркәлде. Бар гаиләләрнең дә бәхетле булуларына ышанып калабыз!
Республика көнендә Тукай муниципаль районында ял паркы ачу тантанасы узды. Бәйрәмдә хөрмәткә лаеыклы кунаклар арасында дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты. Тантананың бизәге - бәйрәм көнендә балалары туган яшь гаилә һәм алтын туйларын билгеләүче Салиховлар гаиләсе булды. ГХАТ бүлеге һәм администрация исеменнән парларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
2016 елның 31 августында, Белем көне алдыннан, ГХАТ идарәсе белгечләренең быел беренче сыйныфка барган баларын яңа уку елы бедән тәбрикләде.
27 августа Баулыда Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов “Яшь парлар” скверын ачты.
Яңа сквер яшь парларның яраткан урынына әйләнер дип көтелә. Чөнки моның өчен бар шартлар да тудырылган. Скверда бар уңайлыклары тудырылган ял урыннары, гаилә белән күңел ачу урыннары, LOVE сүзеннән торган мәхәббәт йозаклары элү өчен арт-объект бар.
2016 елның 27 августында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2500 пар теркәлде. Юбилей парлар булу бәхетенә Хаялтдиновларның яшь гаиләсе иреште. Бу гаять матур парлардан күз алмаслык иде.
Тәтеш муниципаль районында Республика көненә багышланган түбәндәге чаралар узды: “Республика ленточкасы” акциясе, тантаналы митинг, велосипедта чабу, стендта ату буенча ярыш, шахмат һәм шашка буенча ярыш. Бу чараларда Тәтеш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.
Мамадыш шәhәренең 235 елллыгын бик зурлап уздырдылар. Бәйрәмнең бизәге булып кәләшләр парады булды. Урамга бәйрәм итәргә чыккан халык кәләш-кияүләрне кул чабып каршы алды, бәхет теләде.
30 август көнне, районның юбилей бәйрәмендә 25 ел бергә гаилә төзеп яшәүче парлар да катнашты. 1991 елны, беркайчан аерылышмаска вәгъдә биреп өйләнешкән бу парлар, бүген дә кулга кул тотынышып, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, балалар үстереп, тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Аларга бу бәйрәм көнендә район башлыгы Рөстәм Нуриев озын гомер, сәламәтлек, гаилә бәхетенең чиксез булуын теләде.
Быел Республика көнендәбәйрәм беренче тапкыр Әлки районын Базарлы Матакнын үзәк ял паркында үтте. Бәйрәмгә килгән халыкны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Республика көне белән тәбрикләп, ул һәркемгә сәләмәтлек, имин матур тормыш теләде. Ул йорт-җирен тәртиптә тоткан, матур бакча үстергән гаиләләрне сәхнәгә чакырып бүләкләде.