Кәләшләр парады

2016 елның 30 августы, сишәмбе

Мамадыш шәhәренең 235 елллыгын бик зурлап уздырдылар. Бәйрәмнең бизәге булып кәләшләр парады булды. Урамга бәйрәм итәргә чыккан халык кәләш-кияүләрне кул чабып каршы алды, бәхет теләде.

Мамадыш шәhәренә 235 ел туу уңаеннан бик матур hәм милләт сыннары белән бизәлгән зур торт әзерләнгән иде. Бәйрәм тортын яшь парлар кисеп, кунакларны сыйладылар.

Бәйрәм Нократ елгасы буенда давам итте. Сәхнәгә яшь парларны чакырып Район башлыгы Анатолий Иванов шушы матур вакыйга белән котлады, бәхетле, матур тормыш теләп, истәлекле бүләкләр тапшырды. Сәхнәдә яшь парлар матур итеп вальс биеделәр.

Шәhәр көне уңаеннан уздырылган бәйрәмгә “Мәхәббәт hәм тугрылык” медаленә ия булган хөрмәтле парлар Зиннур hәм Флүрә Хуҗиәхмәтовлар гаиләсе чакырылды. Яшьләр белән бергә сәхнәгә менгән Хуҗиәхмәтовлар гаиләсе барлык кунакларны бәйрәм белән котладылар hәм матур тату яшәү серләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International