Республикабыз белән горурланабыз

2016 елның 30 августы, сишәмбе

Быел Республика көнендәбәйрәм беренче тапкыр Әлки районын Базарлы Матакнын үзәк ял паркында үтте. Бәйрәмгә килгән халыкны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Республика көне белән тәбрикләп, ул һәркемгә сәләмәтлек, имин матур тормыш теләде. Ул йорт-җирен тәртиптә тоткан, матур бакча үстергән гаиләләрне сәхнәгә чакырып бүләкләде. Шундый иң күркәм йорт хуҗалары дип Рәфәгәт һәм Сөембикә Шәйхетдиновлар, Раиф һәм Фәүзия Гариповлар, Наил һәм Гөлшат Галивлар табылган. Паркта төрле авыл җирлекләрнең чәчәк һәм яшелчә композиөияләре күргәзмәләре дә оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International