30 август көнне Ютазы районынында матур итеп бизәлгән бишекләренә утырып нәни ютазылылар парадта үттеләр. Районның киләчәге булган бу кечкенә гражданнарны халык һәм килгән кунаклар көчле алкышлар белән күмделәр. Шуңадыр балаларның йөзендә елмаю һәм горурлык хисе хөкем сөрде.