Республика көне уңаеннан Нурлат муниципаль районында тантаналы рәвештә 14 яшь тутырган үсмерләргә паспортлар тапшырдылар. Бу көн - яшьүсмеләрнең тормышында дулкынландыргыч һәм бик мөһим вакыйга. Паспорт алу – ул кеше тормышында мөстәкыйльлек, үз-үзең өчен җаваплылык, зур тормышка аяк басу. Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортларны Нурлат муниципаль районы башлыгы Равиль Кузюров һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов тапшырдылар. Алар Нурлатның яшь гражданнарын иң мөһим документ алулары белән котладылар һәм Россия Федерациясе гражданины дигән исемне һәркайда һәм һәркайчан намус һәм горурлык белән йөртүләрен теләп калдылар.