“ 50 юбилей “ : Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә бриллиант юбилей.

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

      Түбән Кама муниципаль районы  ГХАТ идарәсе, махсус Түбән Кама шәһәренең 50 еллыгына багышлап җибәргән “ 50 юбилей ” проекты кысаларында никахлашу Сараенда юбилярларны котлау дәвам итә.

      2016 елның 1 сентябрь көнендә ГХАТ идарәсендә тормыш юлын кулга-кул тотынышып үткән Федор һәм Лидия Сорокиннарның бриллиант юбилелары тантанасы үтте.

     Нәкъ менә 60 ел элек, Болгар шәһәрендә Сорокиннар гаиләсе дөньяга аваз сала. Бүгенге көндә Федор Степанович белән Лидия Александровна өч кыз, алты онык һәм дүрт оныкчыкның уңышларына куанып яшиләр.

     Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре үз чиратында Сорокиннар гаиләсенә олы рәхмәтләрен белдереп, аларга ныклы сәламәтлек, балалар игелеген теләделәр. Сорокиннар бәхетле, тату, тормыш киртәләрен уртак тырышлыклары белән үткән, барлык яшь парларга үрнәк гаилә, шул исәптән юбилей истәлеге итеп Федор Степанович һәм Лидия Александровнаның исемнәре ГХАТ идарәсе Хөрмәт китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International