Югары Ослан муниципаль районында юбилярлар хөрмәтенә танатаналы чара булды

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

1 сентябрь Югары Ослан муниципаль районы Печище авыл җирлегендә  Рябцовлар гаиләсе Семен улы Анатолий һәм Сергей кызы Раиса 55 ел бергә  матур, тигез гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Бу парлар бергə гаилə корып, юлларында очраган кыенлыкларны, каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп,тугры булып үзләренең мәхәббәтләрен, гаилəлəрен саклап калалар.Алар балаларына, оныкларына,туганнарына һəм янəшəлəрендə яшəгəн якыннарына йөрəк җылыларын кызганмыйлар. Балаларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстерәләр.

55 ел бергә гомер иткән Рябцовлар гаиләсен”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Н.А. Кадырова юбилярларга саулык, тынычлык, тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы М.Г.Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярлар исеменә Печище авыл җирлеге башкарма комитеты сəркатибе Любовь Волкова җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары һəм якыннары да кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International