Авыл җирлегендә туй

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Туй көне иң бәхетле көннәрнең берсе. Авылда яшәүче парлар бу көнне зурлап, завыклы залларда билгеләп үткәрергә тырышалар. Шуңа карамастан Сарман районы Иске Кәшер авылында яшәүче яшьләр Гаффаров Фирзәр һәм Васикова Ләйсән язмышларын үз авылында бәйләргә булдылар. Алар кебек патриотик хисле яшьләребез булганда Республикабызның авыллары алга таба үсеше булачак. Беренче гаилә бәйрәмнәре белән аларны, авыл җирлеге башлыгы, секретаре һәм ветераннар советы рәисе котлап, бары тик бәхетләр теләп калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International