2016 елның 1 сентябрь көнендә Түбән кама районы мәктәпләрендә беренче кыңгырау чыңлады. Шул ук көнне ГХАТ идарәсендә, инде бер ничә ел дәвамында эшләп килүче, 2016/2017 уку елының беренче “Гаилә” дәресе узды.
2 нче мәктәп педагог-психологы Гүзәл Бәширова,2 һәм 8 нче мәктәп югары сыйныф укучыларына тормыш циклы һәм рухи кыйммәтләр турында сөйләде. Уеннар һәм имитация модельләштеру ысулларын кулланып, идеаль гаиләнең нигезен һәм усеш мөмкинлекләрен күрсәтте.
Әлеге “ Гаилә” дип исемләнгән электив курс ГХАТ һәм Мәгариф идарәләре арасында уртак эшләнгән. Мондый дәресләр гаилә, аның кануннары, законнары турында якынрак танышырга мөмкинлек бирә.