Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 362 сабый теркәлде: 181 малай һәм 181 кыз. Иң кечкенә бала 1200, ә иң зуры – 4500 грамм. Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 41 яшь.
Бу атнада иң популяр исемнәр Реналь, Софья, Матвей, Тимур, Данияр, Артем, Азамат, Ирада. Сирәк очрый торган исемнәр Весна, Данир, Реана, Элена, Натаниэль, Аэлита, Саяра, Амиран, Амила, Лаура, Даниял, Мирас, Хаят.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 375 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Иң яшь каләш белән кияүгә 18 һәм 19 ел, иң олы кияүгә – 68, каләшкә – 54 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.