Паспорт тапшыру

2016 елның 2 сентябре, җомга

Батталова Миләүшә Ильнур кызы  2016 елның 1 нче сентябре көнне икеләтә бәйрәм кичерә. Белем бәйрәменә багышланган линейкада аңа Минәлә районы хакимияте балыгы Салахов Айдар Фәслах улы һәм Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Газизянов Рөстәм Шакирҗан улы тарафыннан Россия гражданы паспорты тапшырылды.

Беренчедән, ул белем бәйрәме, икенчедән, ул бүген кулына Россия дәүләте гражданы паспорты ала. Шушы көннән Миләүшә бөек Россия дәүләтенең тулы хокуклы гражданына әйләнә.

Кулга паспорт алу – зур җаваплылык, илгә кирәкле, файдалы, лаек кеше булырга, тырышып укырга, әти-әнине, укытучыларны тыңларга, спорт белән шөгыльләнергә, бар яктан да үзеңне әзерләп зур тормышка аяк басарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International