ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2016 ел
җомга

Минзәлә районында “Үз агачыңны утырт” акциясе киң колач белән үтте. Ел саен бу акция ике тапкыр: язын май аенда, көзен октябрьдә уткәрелә. Районыбызда урнашкан хәр оешма кешесе ай буе агач утырту эшендә катнашып, үзенең өлешен кертте. Райондагы һәр авыл һәм шәһәребез урамнарына күп итеп миләш, шомырт, алма, каен, юкә, балан, чыршы агачлары утыртылды.

    2016 елның 28 октябрь көнендә Түбән Кама шәһәрендә масштаблы “ Түбән Каманың 50 еллыгына 150 меңенче бала” дип исемләнгән проект тәмамланды.

Яшь гаилә Зилә исемен сайлаган булсалар да кызны күргәч, бу фикерләреннән кире кайтканнар , чөнки Алмаз белән Эльвира әйтүенчә кызга  Айзә исеме туры килер дип уйлаганнар. 


27
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

     27 октябрьдә 2016 елның Югары Ослан муниципаль районының Кильди авыл җирлегендә Изумруд Юбилярларны Панферовлар гаилəсен  Иван улы Иван һәм Федор кызы Ольганың 55 ел бергə гомер итүлəрен тантаналы тɵстə хөрмәтләү булды. Алар тормыш  юлы буенча кулга-кул тотынып, бер-берсенә булган мәхәббәтлəрен саклап калып, хөрмәт белəн кадерләп гомер юлларыннан атлыйлар. Алар тормыш юлларында очраган барлык кыенлыкларга карамастан,  гаилəлəрен саклап калалар. Зөбәрҗәт юбилярларның үткəне авыр  булсада, алар хөрмәткә лаек, үзлəрен бик бəхетле санап тигез гомер юлын кичерəлəр.

“Безнең җитеш гаилә" китабы буенча автор Виль Гарифуллин тренинг үткәрде.


26
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Немец һәм инглиз галимнәре  баланы өлкәнрәк  яшьтә табу яхшырак дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Тикшеренүчеләр дә,  хәзерге заман медицинасы  ярдәмендә яшь кызларга караганда өлкәнрәк яшьтәге хатыннар  исәнлеге яхшырак булган балалар тудыралар дип саныйлар.

         Арча станциясенең күп функцияле үзәгендә тематик кичә уздырылды. Районыбызның үрнәк гаиләләре бер сәхнәгә җыелып, үзләренең мәхәббәт тарихын, бәхетле гаилә серләрен башкаларга да бәян итте.

Икенче балалары туган гайләләрне Казан шәһәре думасы Депутаты Рушания Бильгильдеева котлады.


25
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызның 27 мәктәп укучысына тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.

Буа районы ЗАГС бүлегендә 2016 нчы елның 25 октябрь көнендә 300-нчы баланың тууын теркәделәр. Бәхетле әти-әниләр балага Варвара исеме куштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International