ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Аны әлеге истәлекле вакыйга белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рушания Закирова, район ветераннар советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль хезмәт вәкилләре һәм Никольск авыл  җирлеге Советы хезмәткәрләре җылы котладылар.

Татарстанда яшәүче 187 йөзъяшәр арасында нурлатлылар да бар. Нурлат райоынында йөз яшьләрен тутырган 4 кеше яши. Районның иң олы яшьтәге кешесе – 103 яшьлек Әминә әби Сәлахова. Югары Нурлатта  туып, шунда гомер кичергән Әминә әби – тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветераны толы.

Парклар һәм скверлар үсеше концепциясе кысаларында Яшел Үзән районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Яшел Үзән муниципаль районында эшләгән парклар һәм скверлар  объектлары аша яшь гаиләләр өчен гаилә бәхете туй маршрутын оештырдылар.

Гурий Филипп улы 1941 елның апрель аенда Кызыл армия сафларына алына хэм ахырына кадэр жинеп чыга.Зур исемнэргэ ия була. Ул Сталинград сугышында катнаша, ике мәртәбә яралана, һәм һәрвакыт  госпитальдә дәваланганнан сон,  фронтка хезмэт итэргэ китә.

Бала туу - ул һәрвакыт бәхет, ә игезәкләр туу – икеләтә бәхет. Шушы көннәрдә генә Нурлат районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә дүртенче пар игезәкләрне теркәделәр. Хәҗиморатовлар гаиләсендә туган балаларга Динә һәм Ратмир  дип исем куштылар.   ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре чын күңелдән әти-әниләрне бәбиләре туу белән котлады һәм аларның сау-сәламәт һәм бәхетле булып үсүләрен теләп калды!


30
октябрь, 2016 ел
якшәмбе

Мамадыш районының Түбән Кыерлы  авылында туып-үсеп, Бөек Ватан сугыш чорында тормышның ачысын-төчесен татып, барлык авыр тармакларда хезмәт  куйган,  тыл ветераны Хөснуллина Миннехәят Әхмәтсафа  кызы  шушы көннәрдә  90 яшьлек  юбилеен билгеләп үтте.

Бистәбездә яшәүче Зәкиулла Нәбиулла үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Заманында ул меңнәрчә Алексеевск егетенә армия дип аталучы тормыш мәктәбенә китәргә булышкан. Еракта калган 1985 елда нәкъ менә ул Алексеевск районына Мәңгелек ут ялкынын алып кайткан. Аңа Әфганстанда һәлак булган беренче Алексеевск егете Николай Игнатичевны туган ягына алып кайтырга туры килгән.

Бу көннәрдә армия сафларына районнан 84 егет китәчәк.  Район башлыгы Р. Кузюров шәһәр Мәдәният сараенда узган бәйрәмдә егетләргә иң мөхиме – матур, сау-сәләмәт хезмәт итүләрен теләде. Традиция буенча, чарада яшьләрне армия сафларына әзерләүче, хәрби-патриотик тәрбиягә зур өлеш көртүче буын да билгеләп үтелде.


29
октябрь, 2016 ел
шимбә

Беренчеләрдән булып  әлеге гаилә район башлыгы Александр Шадриковны, РФ Эчке эшләр министрлыгының  Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Рөстәм Мөхәммәтҗановны, шушы бүлекнең ветераннары советы рәисе Фариз Шакировны һәм Зур Чынлы авылы җирлеге башлыгы Фәрит Хәлиулловны каршы алды.

29 октябрь көнне Мөслим районында “Урман утырту көне” үтте. ГХАТ бүлеге дә Мөслим авыл җирлеге коллективы белән берлектә бу чарада актив катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International