Мамадыш районының Түбән Кыерлы авылында туып-үсеп, Бөек Ватан сугыш чорында тормышның ачысын-төчесен татып, барлык авыр тармакларда хезмәт куйган, тыл ветераны Хөснуллина Миннехәят Әхмәтсафа кызы шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Шул уңайдан Миннехәят Әхмәтсафа кызын Катмыш авыл жирлеге җитәкчесе Илшат Габидуллин Россия Президентының, Мамадыш муниципаль районы башлыгы А.П. Иванов исеменнән Котлау хатларын тапшырды, авыл жирлеге башкарма комитеты исеменнән истәлекле бүләк белән бүләкләде.