Беренчеләрдән булып әлеге гаилә район башлыгы Александр Шадриковны, РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Рөстәм Мөхәммәтҗановны, шушы бүлекнең ветераннары советы рәисе Фариз Шакировны һәм Зур Чынлы авылы җирлеге башлыгы Фәрит Хәлиулловны каршы алды. Александр Валерьевич фронтовикны ихлас күңелдән юбилее белән котлады, аңа нык сәламәтлек, балалары һәм якыннары арасында тагын күп еллар бәхетле гомер кичерүен теләде, шәхсән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлек өчен бүләк тапшырды. Эчке эшләр бүлеге начальнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов та бүлекнең шефка алынган ветераны буларак Карип Камалиевка җылы тәбрикләү сүзләрен ирештерде һәм колектив исеменнән бүләк тә тапшырды. Юбилярның шушы кадәр олылауга җавапы сүзсез дә аңлашыла иде. Тыйнак елмаюлы йөзендә һәм күзләреннән чыккан кайнар яшь тамчыларында сугыш михнәтләре чагыла. Күптән түгел генә алтмыш елга якын бергә гомер иткәнн, бер сулыш белән яшәгән тормыш иптәше Фидариясе генә гүр иясе булган. Балалары, килене, оныклары янәшәсендә рәхәттә яшәсә дә, хатынын югалтуны бик авыр кичергән ул. “Әниебез вафатыннан соң үзен кайда куярга белми, бик өзгәләнә”,- диләр балалары да.