Нурлат йөзъяшәрләре

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

Татарстанда яшәүче 187 йөзъяшәр арасында нурлатлылар да бар. Нурлат райоынында йөз яшьләрен тутырган 4 кеше яши. Районның иң олы яшьтәге кешесе – 103 яшьлек Әминә әби Сәлахова. Югары Нурлатта  туып, шунда гомер кичергән Әминә әби – тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветераны толы. Заманында ул күп кыенлыклар кичергән, 6 бала тәрбияләп үстергән. Исхак бабай Каняфинга – 102,  Мәгъсүмә әби Әҗапбаровага – 101 яшь. Күптән түгел исә гомере буенча Чулпанда яшәгән Минебәнат әби Вәлиева да 100 яшен тутырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International