ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

3 ноябрь көннеңдә Никахлашу Сараенда университет һәм нефть техникумы студентларының  Пенсия фонды, нотариус, юрист-медиатор һәм "Бердәм Россия" вәкилләре белән очрашу узды.

Бүген инде беткән Таң авылында туып-үскән Миңнегөл һәм Әсхәт Гыймадиевлар күптән түгел Алтын туйларын билгеләп үттеләр. Аларны бу матур бәйрәмнәре белән район ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева өйләренә барып тәбрикләде. Ул район җитәкчелеге исеменнән дә юбилярларга теләкләрен җиткерде, бүләк тапшырды. Өч бала үстергән, дүрт оныкка сөенүче Алтын пар үзенең тату тормышының сере белән уртаклашты.  

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 2 ноябрь көнне ГХАТ бүлеге бинасында узган шәһәр һәм район җитештерүчеләре продукцияләре күргәзмә-презентациясендә катнашты. Күргәзмәдә сөт комбинаты, икмәк продуктлары комбинаты, шулай ук башка җитештерүчеләрнең товарлары тәкъдим ителгән иде. Ә Бөгелмә сөт комбинаты продукциясен хәтта дегустацияләргә дә мөмкин булды.

3 ноябрьдә Татарстан Дәүләт Советының 22нче утырышында депутатлар Дәүләт Советы Карары проектын хупладылар. Бу Карарда Татарстан Республикасы гражданлык хәле актларын теркәү хезмәткәре көне билгеләнә. Ул 18 декабрьдә билгеләп үтеләчәк.


2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

  2016 нчы елның  02 нче ноябрь көнендә Саба муниципаль районы Төбәк авылында яшәүче Зәйнуллина Минҗиһан Тимергали кызы  үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Минҗиһан әбине РФ Президенты исеменнән тәбрикләргә ГАУСО КЦСОН  “Балкыш” директоры Равилин Р.Р., Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К. килгән иде. Алар Минҗиһан әбигә РФ Президенты исеменнән котлауларны һәм район башлыгы Р.Н.Минниханов исеменнән бүләк тапшырдылар.

          2016 нче елның 02 ноябрь көнне  Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә юбиляр парны котладылар. Бәйрәмгә 25 ел бергә гомер кичерүче Дудиннар гаиләсе чакырылган иде.

2016 елның 02 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә 14 яше җиткән Россия гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды. Бу көнне үзенең төп документын тантаналы шартта 13 яшь яшел үзәнле алды.


1
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Баулы район ГХАТ бүлегендә октябрь аенда 30 туу турында акт теркәлде.  Шунысы куанычлы, былтыргы белән чагыштырганда бу күрсәткеч 10% ка күбрәк. Туган балаларның  12 сы  малайлар, 18- кызлар. 15 бала гаиләдә беренче булып, 10 – икенче, 5- өченче  булып туды.

2016 елның 1 ноябрендә Буа районы Яңа Чәчкап авылында Асия Корбангали  кызы Гәйниева үзенең 90 яшьлек олы юбилеен үткәрде. Асия апа үзенең тормыш иптәше, Бөек Ватан сугышы ветераны белән җиде бала тәрбияләп аякка бастырганнар. Күп еллар ул үзенең туган авылында, “Үзәк” колхозында хезмәтен куйган. Асия апаны 12 оныгы һәм 14 оныкчыгы дә котладылар.  Шул теләкләргә Буа районы җитәкчеләре да кушылды.

Үткән октябрь аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 47 сабый теркәлде: 24 малай һәм 23 кыз. Иң кечкенә бала 2450, ә иң зуры – 4500 грамм.  Иң яшь анага – 20, иң өлкән анага 42 яшь.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International