3 ноябрьдә Татарстан Дәүләт Советының 22нче утырышында депутатлар Дәүләт Советы Карары проектын хупладылар. Бу Карарда Татарстан Республикасы гражданлык хәле актларын теркәү хезмәткәре көне билгеләнә. Ул 18 декабрьдә билгеләп үтеләчәк.
Мондый тәкъдим белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе чыкты. Максаты - республика гражданлык хәле актларын теркәү органнарының статусын күтәрү, гаилә һәм никах институтын популярлаштыру.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева депутатлар каршында әлеге мәсьәлә буенча чыгыш ясады. Татарстан Республикасында гражданлык актларын теркәү вәкаләте 2 кала округы, 43 муниципаль районга һәм 869 җирле үзидарәләргә тапшырылган.
ГХАТ органнары хезмәткәрләре кешенең тууынннан алып, гомеренең азагына кадәр булган чараларда катнаша. Алар тормышта булган иң мөһим вакыйгаларның шаһиты. Ел саен 150 мең гражданлык хәле актлары теркәлә, 300 меңгә якын юридик яктан мөһим булган гамәлләр кылына. Шулай ук ГХАТ органнары вәкилләре гаилә институтын ныгыту өстендә эшли, гаилә кыйммәтләрен популярлаштыра.
Шунысы игътибарга лаек: 2017 елның 18 декабрендә Россиядә ГХАТ органнары оешуга 100 ел тулачак.