2016 елның 4 ноябрендә –бәйрәм көнендә Чистай шәһәренең Никахлашу йортында тантаналы төстә никах теркәү аерым сценарий буенча барды.Людмила һәм Александр Силайчевлар Халыклар бердәмлеге көнендә яңа гаилә кордылар.
Актаныш районы Әҗәкүл авылы тыл ветераны Давлетов Әбелманих Дәуләт улы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды.
Әгерҗе шәһәрендә 5 ноябрь 2016 елда Галеевлар гаиләсе (Фаиз Вагыйз улы һәм Зөлфия Зиннур кызы) үзләренең якут туйларын билгеләп үтәләр. 3 ноябрь көнне ЗАГС бүлеге начальнигы Гусманова Лилия Сәим кызы, “ Әгерҗе хәбәрләре” газетасы редакторы Зарипова Рамзия Сабир кызы белән юбилярларны котларга бардылар. Галиевлар менә дигән ике ул тәрбияләп үстерделәр, алар 4 оныкның бәхетле бабасы һәм әбисе. Тантананың сәбәпчеләренә Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Макаров В.В. ның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 10 айга йомгак ясалды. 2016 елның 10 ай хисап чорында барлыгы алганда 6676 актлар язмалары теркәлгән, 2627 бала туган - шуның 1357 малайлар, 1270 кызлар.
Бүген Мамадыш шәһәренең ГХАТ бүлегендә авыл советы сәркатипләре белән чираттагы җыелыш үткәрелде.
2016 елның 3 ноябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең тантаналар залында Мөхәмәтгалиевлар гаиләсенең 50 еллык “алтын” туй юбилейлары узды.
3 ноябрь көнне Питрәч район мәдәният үзәгендә укучылар үзләреннен беренче документларын алдылар. Паспортларны башкарма комитет урынбасары Зимфира Мухаметгареева тапшырды. Яшь гражданнарга бүләкләр бирелде.
Әлки районы мәдәният йортында “Мәхәббәтсез яшәп булмый” дигән кичә үткәрелде. 1 ноябрьдә район мәдәният йортында әнә шундый исем астында тематик кичә үткәрелде. Анда районыбыз авылларыннан әлегә гаилә кормаган егетләр һәм кызлар чакырылды. Алар өчен төрле уеннар, конкурслар оештырылды. Бәйрәм азагында иң активларга Фирдүс Тямаев концертына билетлар бүләк ителде. Кем белә, бәлки шунда парлар хасил булып, яңа гаиләләр корылыр. Бирсен Ходай, дөрестән дә, бу тормышта мәхәббәтсез яшәү бик авыр.
3 ноябрь 1966 елның бу гаилә үз йөрәкләрнен һәм язмышларын берләштерделәр. Юбилярларыбыз озын һәм бик бәхетле тормышта әшәп балаларын үстереп инде менә дүрт онык, ике оныкчыларын тәрбиәләргә булышалар ! Сез алар өчен – матур үрнәк. "Алтын" гаиләгә күп еллар бергә яшәргә телибез!