Якут туй

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Әгерҗе шәһәрендә 5 ноябрь 2016 елда Галеевлар гаиләсе (Фаиз Вагыйз улы һәм Зөлфия Зиннур кызы) үзләренең якут туйларын билгеләп үтәләр. 3 ноябрь көнне ЗАГС бүлеге начальнигы Гусманова Лилия Сәим кызы,  “ Әгерҗе хәбәрләре” газетасы редакторы Зарипова Рамзия Сабир кызы белән  юбилярларны котларга бардылар. Галиевлар менә дигән ике ул тәрбияләп үстерделәр, алар 4 оныкның бәхетле бабасы һәм әбисе.  Тантананың сәбәпчеләренә Әгерҗе муниципаль  районы башлыгы Макаров В.В. ның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International