Мәхәббәтсез яшәп булмый

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Әлки районы мәдәният йортында “Мәхәббәтсез яшәп булмый” дигән кичә үткәрелде. 1 ноябрьдә район мәдәният йортында әнә шундый исем астында тематик кичә үткәрелде. Анда районыбыз авылларыннан әлегә гаилә кормаган егетләр һәм кызлар чакырылды. Алар өчен төрле уеннар, конкурслар оештырылды. Бәйрәм азагында иң активларга Фирдүс Тямаев концертына билетлар бүләк ителде. Кем белә, бәлки шунда парлар хасил булып, яңа гаиләләр корылыр. Бирсен Ходай, дөрестән дә, бу тормышта мәхәббәтсез яшәү бик авыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International