ЗАГС идарәсе 10 айга йомгак ясады

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

                       Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 10 айга йомгак ясалды. 2016 елның 10 ай хисап чорында барлыгы алганда 6676 актлар язмалары теркәлгән, 2627 бала туган -  шуның 1357 малайлар, 1270 кызлар. Иң популяр малай исемнәре: Кәрим, Матвей, Тимур, Адель, Әмир; кызлар арасында: Әминә, Мәликә, Азалия, Әмирә, Валерия кебек исемнәр аталды. Икенче, өченче һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр артты. 10 айда Әлмәтлеләр гаиләләрендә 970 беренче бала, 1185 икенче бала, 373 өченче һәм 98 дүртенче дөньяга килде. Шулай ук 23 пар игезәк һәм бер пар берьюлы өч бала туды.Үзенең  ата булулары белән  308 кеше теркәлде.  18  гаиләгә балалыкка алу эшләнде, үз биографик исемендәге  үзгәрешләрен  60 кеше ясады.

Хисап чорында безнең шәһәрдә 1192  гаилә парлары теркәлде.  Иң актив никах чоры  август  аена туры килде. Бу айда  216 гаилә төзелде.

Күрсәтелгән вакыт аралыгында 629 аерылышу турында язма  рәсмиләштерелде, 2015  елга караганда  бу 35 кимрәк . Иң еш никахны аерылышучылар 25-39 яшькә туры килә .

Теркәлгән 1842 үлем турында актлар  арасында 965 ир-атлар, 877-хатын-кызлар . Хисап чорында 490 гариза каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International