ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2016 ел
шимбә

       Бәйрәм көннәрендә 2016 елның 5 ноябрендә Мөслим районы ГХАТ бүлегендә искиткеч пар - Илнар һәм Алинә Шәймөхәмәтовлар  үз гаиләләрен корды. Яшь парга беренче гаилә документы - өйләнешү турында таныклык тапшырылды, аны алтын туйга кадәр саклау бурычы йөкләнде.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Д.М. Шакирова барлык катнашучыларны бәйрәмнәр белән котлады һәм ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде.

5 ноябрьдә  Апас районы Әҗем авылында яшәүче Заһирә әби Зиннәтуллинаны район башлыгы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Заһирә әби тормышның бик күп сынаулары аша бүгенге бәхетле, кадерле, хасиятле көннәренә килеп җиткән. Балалары, оныклары аның өчен өзелеп тора. Үзе дә тормыштан бик канәгать. Заһирә әби олы юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хатын һәм район башлыгы кулыннан чәчәк бәйләме, бүләкләр алды. Шулай ук Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев, бүлекчә идарәчесе Айдар Хәмидуллин да изге теләкләре аша бүләкләрен бирде.

Азнакайның соңгы көзге көннәрендә, кар явыр алдыннан, Җиңү парк территориясен чистарту буенча өмәләр узды. Барлык оешма һәм учреждение кешеләре катнаштылар, алар яраткан шәһәрне тәртипкә китерделәр. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә бу акциядән читтә калмадылар. Гаилә кыйммәтләренә багышланган скульптура  янында төзекләндерү эшләре алып бардылар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалеевич Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында, гаилә сәясәтенә, мөһим дәүләт бурычларын - гаилә институтын ныгытуга һәм балаларны тәрбияләүгә зур игътибар бирде. Республикада Стратегия – 2030", Дәүләт гаилә сәясәте, Россия Федерациясенең 2025 елга кадәр  Концепциясе, шулай ук төрле социаль программалар буенча гаиләләргә ярдәм күрсәтү тормышка ашырыла.

5 ноябрьдә 2016 елның бу гаилә алтын туйларын билгеләп утте. Юбилярларны  "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башлыгы Рәгать Хөсәенов  , "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы - Нурмөхәмәтов Рафаэль котларга килделәр. Шушы олы бәйрәмнәре белән котлап алтын юбилярларыбызга узләренен ин изге терәкләрен житкерделәр.Чын күңелдән сезне "Алтын туегез белән" котлыйбыз! Сезгә һәм сезнең балаларыгызга ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек телибез!

2016 елның 5 ноябрь көнендә Татарстан Республикасы Конституциясе бәйрәм көне алдыннан Түбән Кама никахлашу Сараеның белгечләре яшь парларга Республикабыз Конституциясе җыентыгын тантаналы рәвештә тапшырдылар.


4
ноябрь, 2016 ел
җомга

Катнаш никахлар һәрвакыт булган дип әйтүчеләр белән бәхәсләшү авыр, чөнки ул бик ерак заманнарга барып тоташа. Хәзерге көндә дә чиста милләтне аерып әйтеп булмый.

Тәтеш муниципаль района Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә быелгысы елда 76 никах рәсми рәвештә теркәлгән, шуларның 25е катнаш никахлар.

4 ноябрьдә  “Халыклар бердәмлеге көнендә” Апас мәдәният йортында "Шома бас"  бию фестивале узды. Биредә һәрбер авыл җирлеге бер бию чыгычын әзерлзгзн иде. Фестивальнең максаты – бию номеры аша төрле халыкларнын бер-берсенә дустанә мөнәсәбәтен ачу иде. Чарада авыл җирлекләре секретарьлары ла бик теләп катнашы. Конөерт тамашачылар күңеленә хуш килде.

Киңәшмәдә ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина, мәгариф булеге,    социаль яклау бүлеге, музей , архив ,массакүләм  мәгълумат чаралары,ОДМС вәкилләре катнашты.

Әтнә муниципаль районы Шәкәнәч авылында яшәүче Сабирҗанова Надия Сабирҗан кызына 4 ноябрь көнне 80 яшь тулды. Сабирҗанова Надия озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Олы Әтнә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Надия Сабирҗанованың бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International