Бүген Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда Үзәк районының 4 номерлы хокукый белемнәр мәктәбе укучылары өчен "Гаилә статусының яңарышы" темаларына чираттагы дәресләр узды. Экскурсияне шәһәрнең ГХАТ идарәсенең баш белгече Лилия Хабибуллина үткәрде.
Безнен районда бәхетле тормыш итүче гаиләләр күп. Быел алар арасында бергә тату, тигез яшәүләренең юбилеларында уздыручылар да бар. Тормышта бер-берсен тапкан бәхетле парлар гомер юлларын иңгә- иң куеп атлыйлар. Бергә үткән тормыш юлларында алар сөйгән ярларына булган мәхәббәтне, тугрылыкны саклый алганнар.
Баулы шәһәрендә яшәүче искиткич ягымлы, кешелекле Клавдия Семёновна Белинага 90 яшь тулды.
70 яшькә кадәр эшләгән юбилярны хезмәттәшләре тәлапчан, хезмәт сөюче хезмәткәр итеп искә төшерәләр. Бүгенге көндә язмышына рәхмәт әйтеп, бар нәрсәдән яхшылык табып, кешеләргә яхшылык теләп яшәүче Клавдия Семеновнага без сәламәтлек, озын гомер телибез.
Әтнә муниципаль районы Чембулат авылында яшәүче Насриева Асия Садрый кызына 7 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Насриева Асия озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Яңа Шашы авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Асия Насриеваның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.
7 ноябрь көнне Бөреле җәнлек совхозы поселогында яшәүче Штенниковлар гаиләсе үләренен алтын юбилейларен билгеләп үттеләр. Бу гаилә үзенен татулыгы һәм эшчәнлеге белән аерылып тора. Ике бала үстереп, 4 оныклары һәм бер оныкчыклары бар.
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре иҗади коллективлар катнашында әзерләнгән милли мәдәниятләр фестивален тамаша кылды.
Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева 2016 елның 10 айлык йомгаклары буенча авыл башлыклары, авыл җирлеге секретарьлары, табиблар, фельдшерлар алдында чыгыш ясады.Үзенең чыгышында ул туу, үлем, язылышу, аерылышу саннарына анализ ясады. Аерылышу фактларын булдырмау йөзеннән үткәрелгән чараларга тукталды.Үлемне вакытында теркәү буенча бергәләп эш алып бару кирәклеге турында сөйләде.
Тимер туй – гаилә тормышының 65 еллыгы ул. Әйе, әйе, Буада шул кадәр бергә гомер итүче пар бар. 92 яшьлек Александра Максимовна һәм 91 яшьлек сугыш ветераны Михаил Дмитриевич Панцыревлар алар. Никахларын 1951 елның 6 ноябрендә теркәгәннәр. 2 бала үстергәннәр, 3 оныклары, 4 оныкчыклары бар. Шөкер, үз аякларында йөриләр. Михаил дәдәй рассадасын да үстерә, күгәрченнәре дә бар.
2016 нчы елның 5 нче ноябрь көнендә Саба муниципаль районы Кызыл Мишә авылы мәдәният йортында Диләфрүз һәм Тәлгать Гаттаровларның бриллиант туйларына багышланган «Туган җирдә таптым бәхетне» диеп исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Диләфрүз һәм Тәлгать Гаттаровлар 5 бала тәрбияләп үстерәләр. 15 оныклары, 9 оныкчыклары бар. Бәйрәм кичәсендә алар барысы да юбилярларга иң изге теләкләрен җиткерделәр һәм музыкаль сәлам тапшырдылар. Шулай ук тәбрикләүләр туганнар, дуслар, авылдашлар тарафыннан да яңгырады.
2016 елның 5 ноябрь көнендә Кама Тамагы районы Ишим авылында бриллиант туйларын белән Зайнуллин Фәрит Кәрим улын һәм Мөсфирә Нурулла кызын котладылар. Котларга барлык туганнары килде. Кирельский авыл җирлеге җитәкчесе Валентина Александровна һәм Кирельский авыл җирлеге депутаты Альсина Рафгат кызы рәхмәт хаты белән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.