2016 елның 9 ноябрьдә Лениногорск шәһәренең 2 нче номерлы мәктәбендә "Минем шәҗәрәм" тикшеренү проект конкурсына йомгак ясалды, анда 10-11 сыйныф укучылары катнашты. ГХАТ бүлеге мөдире Елена Миннигаләмова проектта барлык катнашкан укучыларга рәхмәт белдерде, һәм катнашучыларга мактау грамоталары тапшырды. Технология укытучысына, Врублевской Стелле Леонид кызына, Рәхмәт хаты тапшырылды.
9 ноябрь көнне Буа районы Кошко-Теняк авылында 50 ел бергә кичергән Фоминнар гаиләceн котладылар. Владимир Александр улы һәм Олимпиада Петр кызы тормыш юлы буенча кулга-кул тотынып, бер-берсенә булган мәхаббәтлəрен саклап калып, хөрмәт белəн кадерләп гомер юлларыннан атлыйлар. Алар тормыш юлларында очраган барлык кыенлыкларга карамастан, өч бала үстерәләр, һәм биш оныкка сөенеп торалар.
Яр Чаллы шәһәренен Тантаналар Сараенда Терентьевлар гаиләсе узләренең олы бәйрәмнәрен, бриллиант туйларын уткәрергә җыелдылар. Тирә-яктагыларга җылылык һәм бэхэт чатлыкларын сирпеп алар 60 ел бергә матур, тату гөмер иткәннәр.
Актаныш районы Аккуз авылы тыл ветераны Сабашникова Загира Магъдан кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды. Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды.
Иң истәлекле фотолар, иске гаилә альбомнары табып әби- бабайларның, әти-әниләрнең матур фотоларын Мамадыш районы ГХАТ бүлеге, башкарма комитет Нократ- Вятка информацион сайты конкурска чакыра. Өч җиңүче бүләк алачак.
8 ноябрьдә Югары Ослан муниципаль районы Карахуҗа авыл җирлегендә хөрмәтләү тантанасы булды. Дорониннар гаилəсе Иван улы Петр һәм Алексей кызы Анна бриллиант туйларын билгеләп үттелəр.60 ел бергə мәхәббәт һәм татулыкта гомер кичергән бу парлар – бик бәхетле парлар. Аларга карап һәрвакыт соклану һәм хөрмәт хисләре уяна.
Тикшерүчеләр хәзерге көнгә кадәр бу сорауга җавап таба алмыйлар, ни өчен малайлар кызларга караганда күбрәк туалар.
Тәтеш районында да соңгы өч елда малайлар кызларга караганда 3,5% ка күбрәк туаганнар. Октябрь ае исә малайларга бигрәк тә бай булды, 18 сабыйның 5се генә кыз бала, ә калган 13е ир балалар иде.
8 ноябрьдә Югары Ослан муниципаль районы Октябрь авыл җирлегендә тантаналы чара узды. Шагеевлар гаилəсе Хəсəн улы Рашат һəм Кəлимулла кызы Нəзирə 50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алар бер-берсен яратып, юлларында очраган кыенлыкларны,каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп,тугры булып үзләренең мәхәббәтләрен, гаилəлəрен саклап калалар.Балаларына, оныкларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстерәләр.
КСЦО "Ышаныч" психологы булачак гайлә парлары белән очрашу үткәрде.
7 ноябрьдә Бөек Ватан сугышы ветераны Гөлҗәннәт Гөбәйдуллинага 90 яшь тулды. Ветеранны юбилей белән Алабуга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Л. Рыбакова котлады. Ветеран янында – 2 кызы, 3 оныгы.
Озак яшәү сере – хетмәт белән яшәүдә, ди ветеран.