8 ноябрьдә Югары Ослан муниципаль районы Карахуҗа авыл җирлегендә хөрмәтләү тантанасы булды. Дорониннар гаилəсе Иван улы Петр һәм Алексей кызы Анна бриллиант туйларын билгеләп үттелəр.60 ел бергə мәхәббәт һәм татулыкта гомер кичергән бу парлар – бик бәхетле парлар. Аларга карап һәрвакыт соклану һәм хөрмәт хисләре уяна. Бу парлар бер-берсен яратып,хɵрмəт итеп 60 ел бергə гомер итəлəр,алларына килгəн сынауларны,авырлыкларны җиңеп үзләренең мәхәббәтләрен саклап, тигез озын гомер кичерəлəр, бер-берсен аңлап,кадерлəп яши бирəлəр.
Бу парлар үзлəренең иң зур бəхетлəре итеп балаларын, оныкларын, оныкчыкларын саныйлар. Бу авыл җирлегендә хөрмәткә лаек гаилә, алар балаларына дөрес тәрбия биреп, яшь буын алдында үрнәк гаилә булып торалар. Юбилярларны ”Районның хɵрмəтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.
Юбилярлар исеменә Карахуҗа авыл җирлеге башлыгы Сергей Сакин җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылды.
Безнең районда шундый искиткеч кешеләрнең яшəве сɵендерə, алар өчен гаилә һәм тугрылык бик мөһим төшенчә. Бу парлар яшь булмасалар да, элеккечә, бер-берсен саклап,кадерлəп яши бирəлəр.