Яшь парлар Александр һәм Антонина Муравьевлар. Муравьевлар никах теркәүе узләре теләге буенча , бик тыйнак узды . Әмма барлык теркәү ЗАГС бүлегендә тантаналы залында тантаналы рәвештә уза. "Хәерле юл сезгә ,яшь парлар! Сезнен тормышыгызда мөмкин кадәр күбрәк якты һәм матур көннәр булсын иде!", - ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь гаиләгэ телэделэр.
Питрәч районы “Каенкай” балалар бакчасында 10 ноябрьдә Әниләр көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Бу ел саен уздырыла торган бәйрәмгә ГХАТ бүлеге эшчеләре дә чакырылды. Тәрбиячеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.
Мамадыш ГХАТ бүлеге янында йөреп кайту, үзенә күрә бер рәхәтлек, чөнки анда әкияттәгедәй матур карета барлыкка килде. Бу матур почмак тирә - якны бизәп тора.
Бу Лениногорск шәһәрендә яшәүче Кшинин Александр Владимир улы белән Екатерина Александр кызы Глеб уллары һәм Стефания кызлары туу куанычы булды. ГХАТ бүлеге белгечләре ата-анага туу турында таныклык тапшырганда нарасыйларны үстергәндә бер-берләренә зур терәк булуларын теләделәр. Ә инде балаларга әлбәттә, чын күңелдән, исәнлек-саулык һәм бәхет!
2016 елның 10 ноябрь көнендә Түбән Кама никахлашу Сараеның төп залында 14 яшькә җиткән яшь түбәнкамалыларга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
2016 елның 10 ноябрь көнендә Түбән Кама Никахлашу Сараенда Бөек Ватан сугышының 71 еллыгына багышлынган һәм Түбән Каманың 50 еллыгы уңаеннан үткәрелгән “ Хәтер көе” видеоязмалар конкурсының җиңүчеләрен тәбрикләү чарасы узды.
Район “Нократ”, “Вятка” газеталары һәм Мамадыш районы ГХАТ бүлеге “Гаилә ядкаре ” дигән яңа конкурс игълан итте. Ул ГХАТ органнары барлыкка килүнең 100 еллыгына багышланган һәм һәр кеше өчен кадерле булган әйберләр, гаилә хатирәләре, озак саклана һәм ядкарь итеп бирелә торган предметлар турында. Истәлекле эйбер булып музыкаль шкатулка, фотосурәт, өй мастерскоеннан эш кораллары да булырга мөмкин. Менә шул иң кадерле нәрсәләр тарихы турында укучыларга сөйләргә кирәк.
Хәзерге вакытта озын гомерле кешеләрнең булуы сирәк күренеш, ә 70 ел бергә гомер итүче парларның булуы икеләтә сирәк күренеш. Антонина Васильевна һәм Алексей Николаевич Романовлар гаиләсе шундыйлардан һәм алар Ходайга шундый бүләк өчен бик рәхмәтле.
Буген 10 сыйныф укучылары өчен " Гаилә тормышы элифбасы" циклыннан икенче дәрес узды.
Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә тантаналы рэвештэ яшь гражданнарына Россия Федерациясе паспортлары тапшырылды.