Әлмәт районында 24 меңнән артык гаилә арасында 40 меңнән артыгы балигъ булмаган яшьтәге балалы гаиләләр тәшкил итә. Шуларның 1946- күп балалы гаиләләр, өч һәм аннан да күбрәк балаларга ия булганнары.
Милли йолалар белән уздырылган туйлар күңеллерәк тә, онытылмасслык булып хәтердә кала. 11 ноябрьдә Артур һәм Тамараның туенда “Сөембикә” фольклор ансамбле катнашты.
Сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алу – ул чын гаилә бәйрәме. 2016 елның 11 ноябрь Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә 14 сабыйны тантаналы рәвештә каршы алу бәйрәме булды.
Азнакай ГХАТ бүлегендә, “Семьяведение” курсы буенча, 2 нче һәм 4 мәктәп 10 нчы сыйныф укучылары өчен экскурсия булып үтте.
Бүген, 2016 нчы елның 11 нче нояберендә Мамадыш ГХАТ бүлегендә тантаналы кичә - 9 анага ана капиталы сертификаты бирү кичәсе булды. Мамадыш муниципаль Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, пенсия фонды җитәкчесе Шамил Хасанов һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Әхмәтшина Фәния берлегендә сәламәтлек, гаилә иминлеге теләделәр һәм ана сертификаты тапшырдылар.
2016 елның 11 ноябрь көнендә Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе Хатын-кызлар консультациясендә булачак әниләргә чираттагы хокукый ярдәм дәресе үткәрде.
Бөгелмә һөнәри-педагогия көллияте студентлары Бөгелмә ГХАТ бүлегенең даими кунакларына әверелделәр. Җомга көнне – 11 ноябрьдә чираттагы гаилә белеме дәресе узды. Традиция рәвешендә ГХАТ хезмәткәрләре очрашуны үзләренең хезмәт үзенчәлекләре турында бәян итүдән башлады. ГХАТ органы барлыкка килү тарихын сөйләде, кызларга акт язулары кенәгәсен (заманча документларны да, гасырдан артык архивта сакланган тарихи документларны да) күрсәттеләр. Шулай ук студентларга нәсел агачы төзү тәкъдим ителде һәм гаилә кыйммәтләре турында мәгълүмат җиткерелде.
Бөгелмәдә 352 нче Орша укчы дивизиясе оешуына 75 ел тулуны билгеләп үттеләр. Әлеге дата уңаеннан легендар дивизия обелискы янында тантаналы митинг узды. Бөгелмә шәһәре активы, шул исәптән Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә шәһит киткәннәр истәлегенә чәчәкләр салуда катнашты. Геройлар хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде.
Алсу һәм Андрей арасовлар 6 нчы ноябрьдә икенче тапкыр әти-әни булдылар.
“Моннан 2 ел һәм 4 ай элек безнең беренче улыбыз Лев дөньяга килде. Аллаһы тәгалә язган булгач күп тә үтмәде ,менә икенче улыбыз Георгий туды”,- диләр әти белән әни.
Сарман районы Дими Тарлау авылында яшәүче Гандалиф апа Нигъмәтуллинага 10 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Юбилярны истәлекле көне белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, авыл ветераннар советы рәисе Зинаида Якупова тәбрикләделәр.