Алсу һәм Андрей арасовлар 6 нчы ноябрьдә икенче тапкыр әти-әни булдылар.
“Моннан 2 ел һәм 4 ай элек безнең беренче улыбыз Лев дөньяга килде. Аллаһы тәгалә язган булгач күп тә үтмәде ,менә икенче улыбыз Георгий туды”,- диләр әти белән әни.
Яшьләр 2008 нче елда Киров өлкәсендә язылышканнар һәм 2011 нче елда ирнең туган ягына кайтканнар.
Алсу үзе Мамадыш район больницасында акушер- гинеколог булып эшли . “Беренче улыбызны Яр Чаллы шәһәрендә тудырсам да, икенчесен үзебездә алып кайтырга булдым һәм бер секундка да үкенмәдем,-ди ул.
Георгий Мамадыш районында 300 нче бала булып туган, ә Киров өлкәсеннән килгән әби-бабайның шулай ук юбилей оныгы – бишенчесе икән.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алена Смирнова һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина
әти- әнине шундый зур шатлыклары белән котладылар һәм гаилә бәхете, тигезлек теләп, бүләк тапшырдылар.