Әлмәт районында 24 меңнән артык гаилә арасында 40 меңнән артыгы балигъ булмаган яшьтәге балалы гаиләләр тәшкил итә. Шуларның 1946- күп балалы гаиләләр, өч һәм аннан да күбрәк балаларга ия булганнары.
Елдан ел өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә торган гаиләләр саны, артканнан арта бара. Мәсәлән, 2016 елның 10 ае эчендә, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ Идарәсендә , 2627 балалар теркәлгән, шулардан 373 гаиләдә- өченче бала , 98 - дүртенче һәм аннан күбрәк бала туган.
Зур, тату гаилә – бик зур көч таләп итә, кешегә тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга һәм зур уңышка ирешергә ярдәм итә. Алексей - Әлмәт муниципаль районында, Светлана һәм Михаил Саблиннар гаиләсендә тугызынчы бала булып теркәлде. 15 ел никахта бергә гомер иткән Саблиннарның иң мөһим зур байлыклары- алты кызлары һәм өч малайлары.