Азнакай ГХАТ бүлегендә, “Семьяведение” курсы буенча, 2 нче һәм 4 мәктәп 10 нчы сыйныф укучылары өчен экскурсия булып үтте.
Укучыларга тантаналы залны күрсәтеп, туй тантанасын ничек итеп үткәрүен сөйләп киттеләр. Әмма яшүсмерләр өчен, иң кызыгы, бүлекнең баш белгече Шакирова Светлана, метрик китаплар турында һәм хәзерге вакытта гражданлык хәле актларын теркәү турында чыгыш булды.
"Безгә бик ошады, кызык булды. Баксаң, документлар белән эшләгәндә күп төрле кагыйдәләр бар икән, исемнәрнең төрле вариантлары белән таныштык", — дип уртаклаша укучылар.