Гандалиф апага 90 яшь

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Сарман районы Дими Тарлау авылында яшәүче Гандалиф апа Нигъмәтуллинага 10 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Юбилярны истәлекле көне белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, авыл ветераннар советы рәисе Зинаида Якупова тәбрикләделәр. Гүзәл Рифкатовна ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген тапшырды, фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдереп, ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле гомер теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International