Бөгелмә һөнәри-педагогия көллияте студентлары Бөгелмә ГХАТ бүлегенең даими кунакларына әверелделәр. Җомга көнне – 11 ноябрьдә чираттагы гаилә белеме дәресе узды. Традиция рәвешендә ГХАТ хезмәткәрләре очрашуны үзләренең хезмәт үзенчәлекләре турында бәян итүдән башлады. ГХАТ органы барлыкка килү тарихын сөйләде, кызларга акт язулары кенәгәсен (заманча документларны да, гасырдан артык архивта сакланган тарихи документларны да) күрсәттеләр. Шулай ук студентларга нәсел агачы төзү тәкъдим ителде һәм гаилә кыйммәтләре турында мәгълүмат җиткерелде.