ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

КСЦО "Ышаныч" психологы булачак гайлә парлары белән очрашу үткәрде. Элина Викторовна гаилә, мәхәббәт кыйммәтләре турында сөйләде, бәхетле гайлә тормышы серләрен ачты.

Мәскүрә апа: “Озын гомерле булуының сере - Аллаһы Тәгаләнең бүләге, балаларның яхшы тәрбиясе нәтиҗәсе”.

Бер гасырлык гомерне Аллаһы Тәгалә һәркемгә дә бирми. Бик сирәкләргә эләгә мондый бәхет, әмма барыбызның да озак яшәүнең серләрен беләсебез килә.  Нырты авылында гомер итүче Мәскүрә апа Әхмәтова да тиздән үзенең йөз яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтәчәк. Әлеге зур бәйрәм уңаеннан Акъәбинең үзе белән якыннанрак танышырга булдык. Әмма  сәламәтлеге какшап китү сәбәпле, без аның белән аралаша алмадык, кызы Роза апа блән истәлекләрне барладык.


14
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Сабый туу белән гаиләдә мәхәббәт, бәхет, шатлык арта. Лаеш районы Лаеш шәһәрендә 250-нче сабый туу теркәлде. Күп балалы гаилә башлыгы, Хуснутдинов Илдарга улы- Хуснутдинов Малик, ул гаиләдә өченче бала, туу турында таныклык һәм йомшак уенчык тапшырылды.

11 ноябрьдә Ижёвка мәдәният йортында игелек коненә багышланган интерактив гаилә кичәсе үткәрелде, оештыручылар - Алла Михайловна Затирко hәм Ижёвка урта мәктәбенең гаилә нигезләре укутучысы Елена Васильевна Галкина. Алар алга таба да гаилә традицияләрен яңарту буенча гаилә, мәктәп һәм мәдәният йорты хезмәттәшлегенә өметләрен белдерделәр. Ата-аналарга һәм аларның балаларына күңелле ял теләделәр.

      2016 елның 14 ноябрендә Мөслим муниципаль район Советының утырышлар залында атналык киңәшмә булып узды, авыл җирлекләре өчен ул видеоконференция режимында үтте.

Гаилә тормышында 55 ел бергә торган Мадьяровлар гаиләсен Азнакай муниципаль районы башлыгы Шәйдуллин Марсель котлады. Шушы куркәм бәйрәм белән Марс абый белән Фәндисә апаны коллегалары, туганнары һәм якыннары, өйләренә килеп, котладылар.


13
ноябрь, 2016 ел
якшәмбе

Калмия   авылында гомер итүче ветеран  Җәмалетдинов Әкъмәлетдин Җәмалетдин улы   үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  Аны котларга район  администрациясе   эшмәкәрләре, ГХАТ бүлеге дә килделәр.  Алар юбилярга В.В. Путинның тәбрикләү телеграммасын һәм район башлыгы исеменнән истәлекле  бүләк тапшырдылар.

Лаеш муниципаль районы ГХАТ бүлеге яшь парларны, Владимир hәм Аленаны үзенчәлекле төстә котлады. Шәhәргә кергәндә яшьләрне зур экранда язылышу белән котлау каршылады.


12
ноябрь, 2016 ел
шимбә

Узган җомгада Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәре Айгөл Замалдинова Зәй муниципаль районында спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында үткәрелгән спорт чарасында катнашты.

2016 елның 12 һәм 13 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән үткәрелгән IV ачык Республика телевизион иҗат фестиваленең суперфиналы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International