2016 елның 12 һәм 13 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән үткәрелгән IV ачык Республика телевизион иҗат фестиваленең суперфиналы узды.
Быел фестивальда катнашучылар саны 867 кешедән артык булды. 165 предприятие һәм 32 республика муниципалитетлары бәйгедә көч сынашты.
Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенең никах теркәү тантаналарын алып баручысы Алсу Вәгыйзова “Дан Минуты” номинациясендә “Мин яратам аны” шигыре белән өченче урын яулады.
Исегезгә төшереп үтәбез, иҗади фестиваль 2013 елдан Республика оешмаларында һәм предприятияләрендә эшләүче яшьләр арасында үткәрелә.