17 ноябрь көнне Питрәч районнында бердәм консультация көне үтте. Барлык теләүчеләр Пенсия фонды, ГХАТ бүлеге, БТИ һәм башка специалистларга мәрәҗәгәть итә алдылар.
Аны әлеге бәйрәме белән район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова. Теләче авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәмидуллин. Хражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Тимерханова Әнисә тәбрикләделәр.
Яңа туган Алиса Ратдмир кызы Сагитова 11 000 туу турында таныклык алды
Айбаш авылында гомер итүче Әхмәрова Мөнәвәрә Галлям кызы бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ялгыз яшәсә дә, юбилей көнне өеннән кеше өзелмәде: район башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров дә тәбрикләде, мәданият хезмәткәрләре җыр-моңнары белән куандырдылар, туган-тумачалары зур табын әзерләделәр.
16 нчы ноябрьдә - матур датада Мамадыш ГХАТ бүлегендә – Хасановлар гаиләсе барлыкка килде. 16нчы ноябрь 2016 ел – алар өчен икеләтә истәлекле көн булып калды, чөнки бу көн “Сабырлык” көне дә һәм язылышу көне.
ГХАТ булегендә №12 мәктәп 10 нчы сыйныф укучылары булдылар.
Баранова Галина Иван кызын 90 яшь тулу уңаеннан котладылар
“Әлки хабәрләре” газетасына әнә шундый исемдәге конкурс игълан ителде. Атамасыннан аңлашылганча, ул гаиләләр турында булачак. Гаилә кеше өчен – изге төшенчә. Гаилә ул – безнең иң кадерле, иң якын кешелэребез дигән сүз. Нәкъ гаиләдә безне бөтен кимчелекләребез, җитешсезләребез белән яраталар, көтәләр. Биредә без җаныбызга да, тәнебезгә дә ял алабыз, җылы, яклау, аңлау табабыз. Кешенең шәхес буларак формалашуы да бит гаиләдән башлана. Әйбәт гаилә – җәмгыятебезнең күрке, байлыгы, таянычы.
15 ноябрьдә Тәтеш районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә мәктәп укучылары белән очрашу үткәрелде. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова укучыларны гражданлык акты төзү үзенчәлекләре, РФнең Гаилә кодексы нормалары, никахны теркәү статьяларының үзенчәлекләре белән таныштырды.
Азнакай шәһәре ЗАГС бүлегендә төзелгән "Пар канатлар" клубы төрле формада ялгыз ир-атлар һәм хатын-кызлар белән очрашулар үткәрә. Бу юлы, чираттагы утырыш, кафе бинасында узды. Кофе артында яшь кешеләр бер-берсе белән танышып утырдылар. Алар төзегән анкеталар нигезендә, яшь категориясе буенча катнашучылар бүленде.