Азнакай шәһәре ЗАГС бүлегендә төзелгән "Пар канатлар" клубы төрле формада ялгыз ир-атлар һәм хатын-кызлар белән очрашулар үткәрә. Бу юлы, чираттагы утырыш, кафе бинасында узды. Кофе артында яшь кешеләр бер-берсе белән танышып утырдылар. Алар төзегән анкеталар нигезендә, яшь категориясе буенча катнашучылар бүленде. Танышырга теләүчеләр күп иде, әммә ләкин, шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яшьләр бик пассив, очрашуга бик азлар гына килде. Әмма әлеге очрашуда катнашкан кешеләр өчен, үзенең икенче яртысын табыр өчен тагын бер шанс барлыкка килде.