Шушы ноябрь аенда, Теләчедә яшәүче Садыйкова Бибигазимә әби үзенең гомер бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Аны әлеге бәйрәме белән район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова. Теләче авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәмидуллин. Хражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Тимерханова Әнисә тәбрикләделәр.

Бибигазимә әби сугыш чоры баласы. Башка сугыш чоры балалары кебек үк, аның тормыш юлы да ике өлештән: сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы чордан тора. Сугыш вакытында күп кыенлыклар күрә кешеләр. Бибигазимә әби 1952 елда гына Лесхоз бистәсенә кайта, кибеткә эшкә керә, Гәрәй абый белән тормыш корып җибәрә. Алга таба ул 58 яшенә кадәр сәүдә өлкәсендә эшли. Эшен яратып һәм зур җаваплылык белән башкара.

Ире белән Ринат исемле ул һәм Фәния исемле кыз тәрбияләп үстерәләр.

Хәзер ул кызы Фәния апа тәрбиясендә Теләчедә яши. 5 оныгы, 10 оныкчыгы бар Бибигазимә әбинең. Алар һәрчак кайтып яраткан әбиләренең хәлен белеп торалар.

Без дә үз чиратыбызда Бибигазимә әбине олугъ юбилее белән тәбриклибез һәм аңа саулык-сәламәтлек, кызы, күп санлы оныклары янәшәсендә матур гомер итүен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International